Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 яшьлек Мәдинә бала тапканнан соң комага киткән

Күп балалы ананың туганнары табибларны гаепли.

news_top_970_100
35 яшьлек Мәдинә бала тапканнан соң комага киткән
https://pixabay.com

Ингушетиядә 35 яшьлек Мәдинә Аушева былтыр көздән бирле комада ята. Ул бала тудырган һәм шуннан соң комага киткән. Социаль челтәр кулланучылар Мәдинә перинаталь үзәк табиблары хатасы аркасында шул хәлдә калган дип яза. Хәзер Ингушетия хакимияте бу хәбәрләрне тикшерә. Бу турыда «АиФ» сайты республика кабминына сылтама белән яза.

Төбәкнең беренче вице-премьеры Магомед Евлоев перинаталь үзәктә булган. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, парламентарийлар һәм авыру хатынның туганнары белән киңәшмә уздырган. Табибларның гамәлләрен тикшерәчәкләр, Мәдинәгә ярдәм итәр өчен белгечләр китерәчәкләр.

Түрә сүзләренчә, хәзерге вакытта иң мөһиме — күп балалы ананың гомерен саклап калу. Мәдинәнең баш миенә зыян килгән, ике күзенең дә күрү нервы шешкән. Магомед Евлоев ике-өч атна эчендә тикшерү нәтиҗәләре билгеле булачак дип ышандыра.

10 гыйнварда социаль челтәр кулланучылар Ингушетия башлыгы Мәхмүт-Али Калиматовка видеомөрәҗәгать юллаган. Алар Кантыш авылында яшәүче Мәдинә Аушевага ярдәм итүне үтенә. Мәдинәнең хәле бала тапканнан соң начарланган, берничә сәгатьтән ул комага киткән. Мәдинә 2021 елның 30 ноябреннән бирле комада ята, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100