35 яшьлек ир хатынының күз алдында батып үлгән
"ГЛОНАСС-112" системасы буенча, кичә, кич, Криуша елгасының Алабуга шәһәр пляжында 35 яшьлек ир - ат батып үлгән дигән хәбәр килеп ирешә. Бу хакта "Новая Кама" газетасы яза.
![35 яшьлек ир хатынының күз алдында батып үлгән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/8/16/be375d738e58698759da40a4bc7b3177fe7b2d54d007b76d48c70366b8e7.jpg)
Һәлак булучының хатыны сүзләренчә, ире суга сикерә һәм кире чыкмый. Ул үзе ирен эзләп тә карый, тик файдасыз була. Ачыкланганча, бу көнне ир - ат үзенең туган көнен бәйрәм иткән була. Бу хакта газетага полиция бүлегендә хәбәр иткәннәр. Хәзерге вакытта баткан ирне эзләү эшләре бара.