Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«35 яшендә китеп барды» — Илфат Фәйзрахманов гаиләсендә кайгы

Журналистның туганнан-туган энесен Чаллының мөселман зиратына җирләгәннәр.

news_top_970_100
«35 яшендә китеп барды» — Илфат Фәйзрахманов гаиләсендә кайгы
https://www.instagram.com/ilfatfaizrakhman/

«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахманов гаиләсенә кайгы килгән. Журналист үзенең туганнан-туган энесен югалткан. 35 яшьлек Айратны Чаллының мөселман зиратында җирләгәннәр.

«Менә Чаллы шәһәре. Менә бүген генә барлыкка килгән каберләрдән аллея (яңа каберләрне күрсәтә). Кабер казучылардан сораштым. Әлегә кимеде, әмма бу соңгы ике елда көненә егермешәр мәет җирләгән вакытлар булды, диләр. Әле бу мөселман зираты гына. Христиан зираты өстәрәк. Зират янында машина куярга урын юк. 35 яшендә туганнан туган энем дә китеп барды», — дип сөйләгән Илфат Фәйзрахманов инстаграм сәхифәсендә.

«Бигрәк яшь җан. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Авыр хәсрәтегезне уртаклашам. Сезгә, якыннарыгызга күркәм сабырлыклар бирсен, Раббым», «Бик авыр кайгы. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле», «Я Аллам, зиратта ни чаклы яңа кабер бит. Бик авыр, аеруча шундый яшьләр китеп барганда. Кемгә бәйрәм, кемгә хәсрәт», — дип комментарийлар язалар әлеге пост астында.

Илфат Фәйзрахмановның тирән кайгысын уртаклашабыз. Якыныгызның урыны оҗмахта, кабере нурлы булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100