Дәүләт Думасы депутаты Шамсаил Саралиев Telegram -каналында РФ хәрбиләренең Украина әсирлегеннән кайту видеосын урнаштырды.
«35 хәрби Ватанга кайтты. РФ Оборона министрлыгына рәхмәт», – дип язган ул.
Хәрбиләр, әсирлектән кайтарган өчен, Оборона министрлыгына һәм Чечня җитәкчелегенә рәхмәт әйтә. «Ахмат –сила!» дип кычкыра алар.
Әсирләрнең берсе туганнары белән телефоннан сөйләшә. «Барыгызны да кочаклыйм, барыгызны да яратам», – ди әсирлектән котылган солдат, эмоцияләрен көчкә тыеп.