Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«35 ел сизелмәгән дә» – Җәвит Шакиров туй фотосын күрсәтте

news_top_970_100
«35 ел сизелмәгән дә» – Җәвит Шакиров туй фотосын күрсәтте
Фото "Татар-информ" архивыннан

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның гаилә корганнарына 35 ел булган. Юмор остасы шул уңайдан истәлекле көннән фото куйган һәм 35 ел гомернең ни сәбәпле сизелмичә узуына җавап эзләгән.

«Менә шул истәлекле, мәңге онытылмас, яшь барган саен сагынып искә ала торган вакыйгага 35 ел үтеп киткән. Сизелмәгән дә. Бер, туктап, артка борылып караган мизгел кебек. Рәхәт, мәхәббәтле, бер-береңне аңлап, юл куеп, яратышып яшәгәнгәдер, бәлки? Булганына шөкер итеп, булмаганына өмет итеп яшәгәнгә микән? Бәлки, күпкә кызыкмыйча, азына риза булгангадыр? Икебезнең дә хәләл көчебез белән тапкан малыбызны чама белеп, әрәм-шәрәм итмичә, мактанмыйча, очынмыйча, кадерләп саклап тота белгәнгәдер», – дип уйланган артист.

Иҗади гаиләне бәйрәмнәре белән котлап, күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

«Дөрес яшәгәнсез, Җәвит, акыл белән үткәргәнсез гомерегезне. Афәрин!» – дип килешкән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100