Калининград өлкәсендә гәрәбә (янтарь) эчендә табылган тарканның 35-40 миллион ел элек яшәгәнлеге ачыкланган. Калининградтагы янтарь комбинаты матбугат хезмәте ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.
Балдай ялтырап торган гәрәбә кисәге кул белән сортларга аерган чакта табылган. Аның авырлыгы нибары 7 грамм, үлчәмнәре – 4,1 x 2,1 см.
Белгечләр аңлатканча, бөҗәк борынгы агач кәүсәсе буйлап аккан сумала эчендә катып калган. Бу табылдыкның үзенчәлеге шунда: борынгы тараканны бик җентекләп карап була – гәрәбәдә аның юка канат челтәре, аяклары һәм башы бик яхшы сакланган, диелә хәбәрдә.