news_header_bot
Язманы тыңлагыз

34 яшьлек ир 13 яшьлек кызны урманга алып барып үтерүдә шикләнелә

news_top

Тверь өлкәсендә 13 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Башта, үләр алдыннан, укучы кызны көчләгәннәр.

13 яшьлек Виолетта 21 мартта Рязаново авылындагы өеннән дустына кунакка китә, һәм шуннан соң аны башка берәү дә күрми. 29 мартта аның гәүдәсен Калинин районының «Ручеек» бакчачылык ширкәте янындагы урманда табып алалар. Мәктәп укучысы көчләнгән, ә аннары үтерелгән.

Кызның мәете табылганнан соң берничә сәгать узгач, шикләнелүчене тоткарлыйлар – ул 34 яшьлек элек хөкем ителгән Калинин районы кешесе. Якын арада аңа чик кую чарасын сайлаячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар