Башкортстанда 2 атна элек 34 яшьлек Гөлназ Нигъмәтуллина югалган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«БаРС» эзләү отряды белешмәсе буенча, Гөлназ Кырмыскалы районының Александровка авылында яши. Менә инде 2 атна аның кайда булуы билгеле түгел.
Югалган чакта ул кыска җиңле ак күлмәк, кара спорт трикосы, хаки төсле аяк киеме кигән булган.
Чәчләре җирән, күзләре көрән төстә.
Гөлназ Нигъмәтуллина турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8-937-3-102-112 яки 112.