Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

34 яшьлек хатын ир туганының туенда Камада батып үлгән

Ир туганынын туен бәйрәм итәр өчен 7 июльдә ял базасына килгән 34 яшьлек хатын Кама елгасында батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

news_top_970_100
34 яшьлек хатын ир туганының туенда Камада батып үлгән

Фаҗига Кама елгасы ярында урнашкан "Радуга" бакча ширкәтендә була. Ир туганының туена ире белән килгән хатын, башкалардан аерылып, читкәрәк китә. Соңыннан бу вакытта аларның икесенең дә исерек хәлдә булганлыгын ачыклыйлар.

Ир белән хатын яр буенда ташландык катамаран табалар һәм, шуңа утырып, Камадан әйләнеп килергә уйлыйлар.

Әмма катамаран тишек булып чыга. Ярдан 60 метр эчкә кергәч, ул бата башлый. Ир белән хатын суга суга сикереп, ярга йөзә башлыйлар. Ир йөзеп чыга ала, әмма хатыны шул ук урында диярлек батып үлә. Кичке тугызда водолазлар 4 метр тирәнлектә яткан хатынның гәүдәсен ярдан чыгаралар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100