Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

34 меңгә үлем сатып алганнар: туркомпания «Зәңгәр очкычта тылсымчы килер» дип кызыктырган

news_top_970_100
34 меңгә үлем сатып алганнар: туркомпания «Зәңгәр очкычта тылсымчы килер» дип кызыктырган

Алтай Республикасында туристлар утырган шәхси МИ-8 вертолеты һәлакәткә очрады, 6 кеше һәлак булды. Фаҗига Тюнгур авылы янында була. Шаһитлар сөйләгәнчә, җиргә төшеп утырыр алдыннан, вертолет чыбыкка эләккән дә ут баганасын сындырып, җиргә төшкән һәм яна башлаган. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Вертолетта 3 экипаж әгъзасы һәм туристлар булган. 10 кеше хастаханәдә. Кайберләренең 90 процент тәне янган. Аларның исән калырга шанслары аз, диләр.

Туристлар Себердәге иң биек тау түбәсе булган Белуха тавыннан кайтып килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, Усть-Кокинск районының Тюнгур авылында җиргә төшеп утырыр алдыннан вертолет егыла һәм яна башлый. Беренчел мәгълүматлар буенча, очкыч электр чыбыкларына эләгеп киткән. Бортта 13 кеше булган, аларның 6сы һәлак, диелә хәбәрдә.

Экипажның 3 әгъзасы да исән калган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Очышны «АлтайАвиа» компаниясе оештырган. Авиакомпаниянең сайтында язылганча, алар – Себердәге иң зур шәхси авиакомпанияләрнең берсе. Таулы Алтай буенча вертолетларда төркемнәр өчен очышлар оештыра. «Алтай һәм Себердәге популяр туристик объектларда утырту мәйданчыклары челтәребез дә бар», – дип язган компания.

Очышларны оештыручылар 18 июльдә «Бездә һәр шимбә саен арзан бәягә Белуха тавына төркем белән бару өчен турлар барлыгын хәтерлисездер бит?» дигән сораштыру ясаган булган.

«Исегезгә төшерәбез, җәй айларында вертолетларга бронь тыгыз, шуңа күрә очышларга алдан ук язылырга кирәк!», «Көтмәгәндә, зәңгәр вертолетта тылсымчы килер...» – дип тә язганнар. Кыскасы, туристларны вертолетка ничек кенә җәлеп итмәгәннәр.

«Белуханы бу ракурстан бөтен кешенең дә күргәне юк! Бу шимбәгә төркем белән экскурсиягә бару өчен 34 200 сумга урыннар аз гына калып бара», – дип язган булганнар.

Әле 26 июльдә генә авиакомпания үзенең «Телеграм» каналында өстән төшерелгән пейзаж фотолары куйган була. «Вертолетта очу сезне Алтай Республикасы манзараларына битараф калдырмаячак!» дип тә язганнар.

Мәскәүдә яшәүче Виктория күптән инде Алтайга барырыга хыяллануы һәм биеклектән Белуха тавының матур күренешләре турында ишетеп белгәнен сөйләгән. Ул «Алтай-Авиа» компаниясе тәкъдиме белән кызыксынган һәм август уртасына вертолет туры сатып алырга җыенган.

«Мине Аллаһ бәладән читләтеп йөртте бугай... Без әле турга акча түләмәгән идек, шушы көннәрдә түләргә җыендык. Берничә көн элек авиакомпания белән языштым, минем белән бик ачык аралаштылар, вертолетка урыннарны алданрак алырга төрлечә күндерергә тырыштылар, чөнки соңыннан август уртасында урыннар калмаска мөмкин, диделәр... Мин ирем һәм яшүсмер улларым белән барырга теләгән идем! Әмма мин хәзер, әлбәттә, очмаячакмын... Һәм гомумән ялга самолетта яки вертолетта бару турындагы хыялларымны кире карармын», – дип сөйләде Виктория.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100