Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

33 яшьлек ир үпкәләткән дустын һәм әнисен үтергән, әмма үпкәсенең ни икәнен оныткан

news_top_970_100

Колымада 33 яшьлек ир-ат элекке дусларын үтергән. Бу хәл 2021 елның 7 сентябрендә була. Олег (исеме үзгәртелгән) 44 яшьлек дусты һәм аның 66 яшьлек әнисе янына килә, аракы эчәләр. Алар – күптәнге дуслар, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә була, еш кына бергәләп җыелганнар һәм бервакытта да ныклап ачуланышканнары булмаган, дип яза «Комсомольская правда» сайты. 

Бу очрашу да тыныч кына уза. Әмма, эчкәч, ниндидер конфликт чыга, һәм Олег бу гаиләгә ачулы булып кала. Ир-ат айныгач, ызгышның ни сәбәпле чыгуы да онытыла төшә. Җинаятьнең сәбәбе нәрсә булуын Олег хәтерләми, һәрхәлдә, ул тикшерүчеләргә шулай дип әйткән.

Ул көнне исерек Олег үзен кимсетүләре өчен үч алырга ниятли. Ир әниле-уллы дусларының йокыга киткәнен көтә һәм, пычак алып, икесен дә караватта яткан килеш үтерә. Башта ир-атны үтерә, аның муенына 29 тапкыр пычак кадый. Аннан пенсионер ханымга тотына – Олег аның битенә һәм муенына 49 тапкыр пычак белән чәнчегән.

Олег үз гаебен таныган. «Үтерү, ике кешене аңлы рәвештә үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачалар. Әмма соңыннан ул башта биргән күрсәтмәләреннән баш тарта һәм бу хәлнең яңа версиясен сөйли. Имеш, табында утырганнан соң, Олег чыгып киткән, ә берникадәр вакыттан соң телефонын һәм ачкычларын алырга кире кергәч, кан эчендә яткан дусларын тапкан.

«Уздырылган тикшерүләр, экспертизалар бу хәлнең ничек булганын тулысынча аныкларга һәм ир-атның ике кешене үтерүдә гаепле булуын ачыкларга ярдәм итте. Тикшерү тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр тупланды, шул сәбәпле, прокурорның гаепләү белешмәсе белән расланган җинаять эше судка җибәрелде», – дип хәбәр иттеләр Магадан өлкәсе Тикшерү комитетында.

Әлеге маддә буенча иң югары җәза срогы – гомерлеккә иректән мәхрүм итү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100