news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«41 млн сумлык!» – Ир-ат киемнәре арасында бриллиантлар яшереп кермәкче булган

news_top

Дагыстан таможнясы хезмәткәрләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 41 миллион сумлык бриллиантлар контрабандасын ачыклаган. Бу хакта Федераль таможня хезмәте телеграм-каналында хәбәр итәләр.

«Кыйммәтле ташларны «яшел» коридорда туктатылган 33 яшьлек Россия кешесе алып керергә тырышкан. Ташлар пассажирның киемнәре арасына яшерелгән булган. Шәхси тикшерү вакытында таможня хезмәткәрләре үтә күренмәле 6 таш тапкан», – диелә хәбәрдә.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча, бу – 1дән 7.03 каратка кадәрге бриллиантлар, алар стратегик әһәмиятле ресурсларга карый.

Контрабандисттан товарны тартып алганнар. Аңа карата «Стратегик мөһим ресурслар контрабандасы» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 226.1 нче маддәсе 1 нче өлеше). Җәза 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 1 миллион сумга кадәр штраф тәшкил итәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар