Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

33 яшендә дәү әни булган Ралия: «Оныкка бер яшь тулса да, һаман ышанып бетә алмыйм»

Бер көнне сеңелем шаккатып сөйли: «Сыйныфташым дәү әни булган. Күз алдыңа китерәсеңме? Дәү әни! Кайберәүләрнең әле әни дә булганнары юк», – ди бу. Ышанмадым, 88-89нчы елгы балаларга дәү әни булырга иртәрәк бит. 16 яшендә – әни, 33 яшендә дәү әни булган хатын белән «Интертат» хәбәрчесе аралашты.

news_top_970_100
33 яшендә дәү әни булган Ралия: «Оныкка бер яшь тулса да, һаман ышанып бетә алмыйм»
Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан

Бездә халык беренче мәхәббәтнең иң тирән, самими, саф хис булуына ышанса да, аның озын гомерле булуына шик калдыра. Гадәттә, кеше беренче тапкыр үсмер вакытында гашыйк була. Психикасы әле тотрыклы булмаган үсмерләрнең хисләре чынлыгына ышанучылар да бик сирәк. Авыл халкын шаккатырып, 15 яшендә кияүгә чыккан Ралия белән балигъ булмаган килеш әни һәм 33 яшендә дәү әни булуы турында сөйләштек.

Кама Тамагы районы Сатлыган авылында яшәүче Ралия Ибраһимова үзенең булачак ире Радик белән балачактан ук таныш булуы турында сөйләп китте:

Без кечкенәдән үк таныш. 12-13 яшьләремдә үк аны яратып йөри башладым. Ирем Сатлыган авылыннан. Мин ул авылга дәү әнием янына төшеп йөри идем. 15 яшемдә никах укыдылар, кияүгә чыктым. Ул вакытта мине «яше җитми» дип, язылыштырмадылар да. 9нчы класста укый идем. Кияүгә чыкканда әле аңардан бераз курку да булгандыр, ни дисәң дә, җитлеккән ир-ат иде бит инде. Хәзер юк инде, – дип көлә үзе.

Ире Радик аннан 13 яшькә зуррак. Ралиянең һәм Радикның әниләре бергә колхозда сыер савучылар булып эшли.

Бер-берсен белгәнгә күрәме, алай каты бәрелешмәделәр. Шул вакытта «өйләнешәбез» диюебезгә бер як та каршы төшмәде. Әни инде: «Кияүгә чыгып, бәхетле булам дип уйласаң, мин каршы түгел», – диде.

Хәзер мин үзем, мәсәлән, 10 яшьлек кыз анасы буларак, алай җиңел генә кызымны кияүгә биреп җибәрә алмам кебек. «Үссен, укысын», – дип аяк тибеп торыр идем, дип уйлыйм.

Фото: © Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан

«Әни булганымны аңламый да калдым»

Ралия беренче тапкыр 16 яшендә әни була. Бу хакта ул болай ди:

Дөресен генә әйткәндә, мин әни булганымны аңлап та бетермәдем. Баламны карашырга миңа кайнанам булышты. Улымны да карады, киемнәрен дә юды, мине дә ашатты. Баланы ничек имезәсен дә белми идем инде. Кайнанам тегеләйрәк итеп кара, монысы болай дип, хәтта төннәрен дә янымда йөрде. Баламны кесарево кисеме ярдәмендә Казанда таптым. Операциядән соң минем хәлсезлек иде, ашый да алмадым. Ул вакытта табиблар да сүкте үземне: «Өлгермәгән булыр идеңме кияүгә чыгып, синең организмың мондый операцияләр кичерер өчен әле чыныкмаган. Үзең дә бала бит әле», – диделәр.

Кайнанама быел 75 яшь тула. Ул – минем уң кулым да, сул кулым да, башым да. Ул бөтен әйберне булдыра, миңа да бик ярдәм итте, – дип, ул иренең әнисенә карата булган рәхмәтен, хөрмәтен белдерде.

Ралия үзенең тормышында кайнанасының зур роль уйнавын бик еш искә алып, нәкъ менә аның сабырлыгы, акыллы киңәшләре күп кенә кыенлыкларны ерып чыгарга ярдәм итүен гел әйтеп торды.

Фото: © Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан

Ралия һәм Радик Ибраһимовлар 3 бала тәрбиялиләр – ике ул һәм бер кыз. Ралия район үзәгендә кибеттә кассир булып эшли. Ире Радик – механизатор. Төпчекләренә шушы көннәрдә генә 4 яшь тулган. Уртанчы балалары – кызларына 10 яшь. Олы уллары – 18 яшьлек Камил – инде үзе дә әти булган.

Дәү әни буласымны алдан әйтеп, кисәтеп тормадылар. Безгә кунакка кайтканда, киленнең инде 6-7 айлык көмәне бар иде. Яшьләр икесе дә Тәтештә техникумда укыганда танышканнар. Язмыштан узмыш юк, күрәсең, киленебез рус милләтеннән – София. Очраша башлаганда ук әйткән иде йөргән кызының татар түгеллеген дә... Ул вакытта эшләр болай ук җитди булыр, дип уйламадым.

Баштарак каршы төшмәсәм дә, чын күңелдән риза да булып бетә алмадым. Монда да кайнанам гаилә тынычлыгын да, улым белән дуслыкны да саклап калырга ярдәм итте. Кайнана белән торгач, ул миңа һәрвакытта үгет-нәсыйхәт биреп ала. «Кем генә булса да, Камилнең яшисе. Син бит бу йортка килен булып 15 яшендә төштең, мин сиңа бер сүз әйтмәдем», – диде. Шуннан соң инде мин дә йомшардым. Иң мөһиме – баламның бәхете.

Авырлы булуын куркып әйтмәгәннәр. Шулай итеп, 17 яшьлек улым һәм киленем әти-әни булып куйдылар. Никах укыттык, оныгыбызга азан әйтеп исем куштык. Август аенда 1 яшь тула оныгыбызга. Әкренләп «дәү әни» дип әйтергә дә өйрәтәбез.

Мин түгел, 47 яшьлек дәү әтиебез дә: «Иртәрәк булмадымы соң бу бабай булырга», – дип көлә кайчакта. Үзем әле һаман да ышанып бетә алмыйм, – ди ул.

Фото: © Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан

Шулай итеп Ралия 33 яшендә «дәү әни» статусына да ия булып куя. Бүген ул үз балаларын гына тәрбияләп калмый, ә килененә дә ярдәм итеп яши.

«Кайнана һәм кайната авторитет булырга тиеш»

Ралиянең иптәш кызлары кичләрен клубка чыгып, дискотекаларга йөргәндә, ул инде ашарга пешереп, эштән кайтучы ирен көтә, баласын карый торган була. «Яшьлегем әрәмгә китте, дип уйлаган вакытларыңда нишли идең?» – дигәнгә Ралия болай ди:

Булгалады инде андый чаклар да. Нишләп шулай атлыгып кияүгә чыктым икән, дип уйлаган чакларым да булмады түгел. Төнлә елаган вакытларым да булды. Күңелем тулып, хәзер дә бозылып алган чаклар булгалый. Кайнана әйтә иде: «Син яхшы тормышлы кешеләргә карама, кемнең тормышы начар – шуннан гыйбрәт ал. Кияүгә чыкмаган, баласы булмаганнар күпме. Ә синең картайган көнеңә таянычың, ышанычың бар», – ди.

Тормыш бит бу. Барысы да була. Ирем – бик кызу кеше иде. Бер генә әйтә дә, башка авызны ачтырмый иде. Инде үзгәрде, сабырга әйләнде, тынычланды. Хәзер, талашасы булса, бакчага чыгабыз ирем белән. Үзебезгә дә акыл керде, олыгайдык, димме соң. Балаларга моны күрсәтмәскә тырышабыз инде үзебезчә.

Ышанасызмы, кечкенә улым 1 яшьлек оныгым белән бергә рәхәтләнеп уйныйлар, Аллага шөкер. Кайвакыт үземнең дә ис-акылым китә. Кай арада шундый борылышлар булды, дим эчемнән генә, – ди Ралия.

Фото: © Ралия Ибраһимованың шәхси архивыннан

Ралиянең улы да, килене дә – әле студентлар. Уллары Камил шуның өстенә механизатор булып эшли дә. Яшь гаиләгә, әлбәттә, әти-әниләр булдыра алганча ике яктан да булышып торалар. Ралия белән Радикның гаилә коруларына быел 20 ел була. Аның гаилә ныклыгы турындагы киңәшләрен дә тыңладым.

Яшьләр өйләнешәләр дә барысы да аерым тормакчы булалар. Мин килен булып төшкәндә, кайнанама 55 яшьләр тирәсе иде. Әни мине кияүгә бирде дә, атнага, айга 1 кунакка килгәндә генә күрә иде. Тәүлегенә 24 сәгать мин кайнана белән булдым. Хатын белән ирдән генә дә тормый, минемчә, монда кайнана һәм кайната да зур роль уйный. Алар үз чиратында авторитет булып торырга тиеш. Аларның ярдәме бик кирәк. Бераз гына тавыш чыга башласа да, икесе дә «нәрсә булды» дип, атылып керәләр иде. «Утырыйк, аңлашыйк, ник сүгәсең син аны?» – дип, улларына әйтәләр иде. Без икәү генә булсак, ике кызу канлы кеше канга батып сугышып беткән булыр идек (көлә). Аннары сабырлык та кирәк инде. Ярату, хөрмәтне дә онытырга ярамый. Аннан ярату бармы икән соң ул? Бер-береңә ияләшү, балалар, тормыш – менә шулар барысы бергә яратуны хасил итәдер дә инде.

Мәсәлән, без һаман да язылышмаган. Аннан нәрсә үзгәрә соң? Язылышсам да, язылышмасам да – тормыш минеке. Тырышсаң, эшләсәң, барысы да була, – ди яшь дәү әни Ралия.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Ничек инде ире яшь куренсен, ап ак чэчле абзый,роддомда выписка вакытындагы фотоны карагыз. Сез жцткэн фотода улы белжн тошкже
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Анламадым,ничек ул булачак ире белэн балачактан таныш?13 яшь арасы,7яшьтэн 20яшьлек егет белэн нинди уртак уеннары булды икэн?Фотода узе иреннэн олырак кебек куренэ."Скороспелка"булган инде.Бэхетлэре кимемэсен,мэхэббэтлэре артып торсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100