Япониядә яшәүче 32 яшьлек кыз үзенә кияү уйлап тапкан да, виртуаль чынбарлык күзлекләре киеп, кияүгә чыккан. Бу турыда «КП» яза.
Кияүне ChatGPT уйлап тапкан. Тантаналы чаралар виртуаль чынбарлык күзлеген киеп узган. Фотосессия дә булган. Аннары шул фотоларга нейрочелтәр кияү фотоларын ясаган.
Хәзер мондый «парлар» сирәк түгел, ди. Былтыр Япониядәге башка бер кыз аниме-футболчыга кияүгә чыккан булган. «Кияү егет» туйга «буйлы фигура» рәвешендә «килгән», диелә хәбәрдә.