news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

32 яшьлек хатын уникенче баласын тапкан

Екатерина беренче баласын тәртип буенча - кияүгә чыгып бер елдан соң тапкан.

news_top
32 яшьлек хатын уникенче баласын тапкан
https://pixabay.com

Екатеринбург шәһәрендә урнашкан Аналар һәм балаларны яклау үзәге табиблары гадәти булмаган очракта бала таптырган. Свердловск өлкәсенең Тугулым районындагы Верховино авылында яшәүче хатын уникенче баласын тапкан. Әни кешегә әле 32 яшь кенә. Кыз бала исән-сау туган. Бу турыда Провинция сайты хәбәр итте.

Сабыйның авырлыгы - 3270 грамм, буе - 52 см. Әни кеше дә үзен яхшы хис итә. Бәхетле әти белән әни — Екатерина һәм Янис Кириченко сабыйга Виктория дип исем кушалар. Өйдә аның 4 абыйсы, 7 апасы көтеп тора.

Бу турыда Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәре думасы депутаты Наталья Крылова ВКонтакте челтәрендә язган.

Екатерина Кириченко беренче баласын 19 яшендә таба. Барысы да тәртип буена, Екатерина баласын кияүгә чыгып, бер елдан соң тудыра. Хәзер олы уллары Максимга 13 яшь. Виктория туганчы, бу гаиләдә кече бала булган Анатолийга хәзер бер яшь. Аңа кадәр игезәкләр Лев һәм Виталина — аларга 2,5 яшь. Тагын 3,5 яшьлек Валерия, 5 яшьлек Яна, 6 яшьлек Вероника, 7 яшьлек Николай, 9 яшьлек Милана, 10 яшьлек Алиса һәм 11 яшьлек Ева бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар