Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

32 тешен алдырган хатын-кыз өенә кайтып киткән... һәм үлгән

news_top_970_100
32 тешен алдырган хатын-кыз өенә кайтып киткән... һәм үлгән
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Мәскәү өлкәсендә бер хатын-кыз клиникада 32 тешен алдырган һәм үлгән.

Хатын-кыз өендә – Одинцово шәһәр округының Герцен исемендәге бистәдә үлгән. Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, аның әнисе имплантлар урнаштырырга җыенган, шуңа күрә Мәскәүдәге стоматология табибларына мөрәҗәгать иткән. 12 октябрьдә аның 32 тешен алганнар, ә соңыннан өенә кайтарып җибәргәннәр, дип яза «Известия».

Тикшерү мәгълүматлары буенча, табиб 59 яшьлек Маринаның барлык 32 тешен дә бер көндә суырып алган һәм өенә кайтарып җибәргән. Беренче тәүлекләрдә ул үзен яхшы хис иткән һәм сәламәтлегенә зарланмаган, ләкин аннары ваннага кереп аңын югалткан һәм җан биргән. Ире «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар коткарып кала алмаган.

Тикшерү фаразларының берсе буенча, хатын-кызның йөрәге түзмәгән. Аның иреннән дә сорау алалар.

РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе («Үтерү») һәм РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2024
    Исемсез
    Бигрәк живодерлар бу врачлар
  • 15 октябрь 2024
    Исемсез
    Ничек инде уз телег була торып,имплантат куйдырасы,шаккатмалы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100