news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«32 ел яшәп беренче тапкыр шушындый хәл»: җырчы Алинә Кәримова аптырап калган

news_top
«32 ел яшәп беренче тапкыр шушындый хәл»: җырчы Алинә Кәримова аптырап калган
Фото: Алинә Кәримованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Алинә Кәримова (Прокофьева) көтмәгәндә ирен күпертүчеләр рәтенә баскан, тик үзе теләп түгел. «Мин бүген губастик», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ни өчен дигәндә, кичә Айдар абыйның концертында әллә 8 мандарин ашадым. Тамагым ачкан мәл иде. Иртәнге сәгать 6да үземне начар хис итә башладым.Торып карасам – сюрприз. Иреннең өске өлеше һәм күз аслары шешкән. Удым, удым да, йокларга яттым. Бетәр әле, дигән идем, юк, үзем белән йөриләр. Түләүсез ирен «кабарттым». 32 ел яшәп беренче тапкыр шушындый хәл булды. Менә сиңа мандарин...» – дип, үзе дә аптыраган җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 февраль 2025
    Исемсез
    Аллергиядән дару эч тизерэк
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар