Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«32 әбине үтерде»: Идел буе өлкәләрендә пенсионерларны үтереп йөрүче ир-атны эзлиләр

Үтерүче 2011-2012 елларда Идел буе һәм Урал төбәкләрендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызларны корбан итте.

news_top_970_100
«32 әбине үтерде»: Идел буе өлкәләрендә пенсионерларны үтереп йөрүче ир-атны эзлиләр
социаль челтәрләр

Идел буе өлкәләрендә олы яшьтәге хатын-кызларны үтереп йөрүче маньякны эзлиләр. Ул сигез ел элек бөтен Идел буе һәм Урал халкын куркуга салды. Ике ел эчендә бу җинаятьче 75 тән 90 яшькә кадәрге 32 әбине үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Бүгенге көндә бу кеше шулкадәр санда кешене корбан итеп тә иректә калган бердәнбер җинаятьче. Аны тотарга ярдәм иткән өчен рекордлы күләмдә — өч миллион сум акча вәгъдә ителә. Әгәр сез бу кешене күрсәгез, полициягә мөрәҗәгать итегез», — дип язалар «Регион-52» төркемендә.

«Комсомольская правда» сайты хокук саклау органнарындагы чыганагы белән аралашкан. Чыганак сүзләренчә, әлегә мондый акча бирү турында рәсми документ юк.

«Идел буе маньягын» 2011 елдан бирле эзлиләр. Беренче җинаятьләрен ул Казанда кылган. Биредә ул тугыз әбине буып үтергән. Аннары үтерүче Уфа, Самара, Саратов шәһәрендә өлкән яшьтәге хатыннарны корбан иткән.

Җинаятьче барлык шәһәрләрдә дә бер схема буенча эшли. Ул үзен коммуналь яки социаль хезмәт вәкиле буларак таныштыра. Ялгыз яшәүче әбинең фатирына керә һәм буып үтерә. Шулай итеп 32 пенсионер хатын һәлак була.

Соңгы тапкыр ул Уфада очрый. Чираттагы әби янына килә һәм фатирда әбинең кызы белән очраша. Бәхеткә, әби исән кала, ә җинаятьчене күзәтү камерасы төшереп ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100