31 яшьлек Илфат Хөснуллин югалган
Соңгы тапкыр аны Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылында күргәннәр.
Оренбург өлкәсендә 31 яшьлек Илфат Хөснуллинны эзлиләр. Ул инде ике атна, 12-13 августтан бирле туганнары белән элемтәгә чыкмый, дип хәбәр итә ВКдагы төркемендә Оренбургның "Оренспас" эзләү-коткару отряды. Соңгы тапкыр Илфатны Сакмар районының Татар Каргалысы авылында күргәннәр.
Илфат Вахит улы Хөснуллин 1987 елгы. Буе 168 см тирәсе, авырлыгы 60 кило, чәчләре караңгы-коңгырт төстә, кырыйларында пеләш урыннары бар. Аерым билгеләре - йөзендә сул якта колактан иягенә кадәр ярасы бар, уң як аягы бераз аксый.
Югалган көнне Илфат Хөснуллин җиңсез кызыл майкадан, джинсы яисә шортыдан һәм шлепанцыдан булган, диелә хәбәрдә.
Илфатның кайда икәнен белүчеләрне түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйлар: 8 (3533) 12-15-44 (полиция) или 222-982 («ОренСпас» эзләү-коткару отряды).