31 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булу ихтимал. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +27..+32˚ градус.
31 май.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бәрәңге утырту, редис, петрушка, ачы торма орлыклары чәчү өчен уңышлы көн.
Тамыразыкларны органик ашламалар белән тукландырырга була. Кишер һәм чөгендер шытымнарын сирәкләргә була. Помидорларның астагы сабаклары өзәргә кирәк.
Чәчәк түтәле
Бө көннәрдә утыртылган декторатив агач һәм куаклары яхшы тамырланып китәчәк.
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Сугару, ашламалар кертү өчен уңышлы чор. Декоратив агач һәм куакларның куе булып торган ябалдашларын кисәргә кирәк. Шулай ук форма биреп тә кисәргә була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Бу көннәрдә шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Җимеш агачларын һәм куакларын сугару, ашламалар белән тукландыру өчен уңышлы көннәр. Агачларга форма биреп кисәргә була.