31 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Төнлә кайбер районнарда томан төшә. Көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, республиканың көньяк һәм көнчыгыш өлешендә +15˚, көндез +24..+29˚ градус.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агачлар утыртырга, аларның боткаларын кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән ашлау өчен уңай вакыт. Бәрәңге, чөгендер, кишер, петрушка, редиска утырту өчен уңай вакыт. Бакча җиләген комплекслы ашлама белән эшкәртергә кирәк.