31 майда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көнбатыштан, төньяк-көнбатышта җил, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез +19..+24 градус көтелә.
Яңа ай.
Бу көнне нәрсәдер утыртырга, чәчәргә, күчереп утыртырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга, чүпне чистартырга, түтәл әзерләргә, агач белән куакны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.