news_header_bot
Язманы тыңлагыз

31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top

31 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә. Урыны белән яшен була, боз явачак, төнлә кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20, 24 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +20..+25˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Помидорларның як-ягыннан үсеп чыккан үсентеләрен өзеп ташлау өчен уңай вакыт. Бакча җиләге мыекларын күчереп утыртып, яңа түтәлләр ясарга була. Көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләкләрне көл һәм комплекслы ашламалар белән ашларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар