news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
31 июльгә һава торышы һәм ай календаре

31 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Үсемлекләргә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Үсемлекләрне сугару, тамырларына ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Бу вакытта җыелган дару үләннәренең файдалы үзлекләре югары була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар