Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

31 еллык бәйрәмгә күзәтү: элек «Республика көне»н ничек уздырганнар?

30 августны бәйрәм итүдән иң кызыклы мизгелләр, бүгенге махсус репортажда.

news_top_970_100
31 еллык бәйрәмгә күзәтү: элек «Республика көне»н ничек уздырганнар?
Милли музей

Республикага — 31! Казанга — 1016!

Бүген Республика туган көнен бәйрәм итә. Бу көнне, хәзер инде шактый ерак тоелган 1990 елда Татарстан Республикасының Югары Советы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Республика туган көнне шушы датага бәйләргә булалар.

90 елларда «Суверенитет», бүген «Республика» көне исеме йөрткән бәйрәм, башка рәсми бәйрәмнәр кебек үк Татарстан законы белән билгеләнгән.Беренче тапкыр аны 1991 елда билгеләп үтәләр. Шуны да әйтергә кирәк, 2000 елдан башлап бу көнне республика башкаласыКазанның туган көне дә билгеләп үтелә.

Болак, сату палаткалары, җылы атмосфера

(1991-1994)

1991-1994 бәйрәм Үзәк стадионда гына уза. Стадионга керә алган кешеләр генә бәйрәмне карый ала. Стадион әйләнәсендә Җыен дигән бәйрәм уза, анда төрле халыклар мәйданчыклар ясый.

Республикага — 5, Хөррият, ТНВ телеканалының яралуы

(1995-2000)

1995 елда Татарстан гына түгел, бөтен Рәсәй зур үзгәрешләр кичерә. Казанда әле шәһәрне төзекләндерү, уңайлаштыру, бүген популяр «благоустройство» дигән сүзләр, эшләр, проектлар, хәтта уйда да булмый. Шуңа күрә «Республика көне»н бәйрәм итү урыны буларак азмы-күпме каралган Болак сайлана. Болак үзенең уңайлы урында урнашуы белән дә, бик озак вакытлар зур бәйрәмнәр өчен популяр локация булып кала. Бер якта — Казан Кирмәне, Үзәк стадион, икенчесендә — Кабан күле һәм шәһәрнең үзәк урамнары.

Болак бу көнне ниндидер аңлата алмаслык җылы атмосфера белән тула. Урам буйлап эленгән котлаулар, шарлар, бөтен җиргә таралган сату палаткалары кешеләрне бәйрәмнең үзәгенә кертеп, шул атмосфераның «тәмен татып карарга» ашкындыра. Ерак түгел — Үзәк стадион эчендә төрле чаралар уза. Хатын-кызлар йомырка, көянтә йөгерешендә, ир-атлар көрәш һәм гантельләр күтәрүдә ярыша. Тамашачыларга зур концерт-тамаша күрсәтелә. Беренче карашка чын — Сабантуй! Дөрес, ул вакытларда "коры закон" булмый, шуңа күрә бәйрәмнән соң шәһәр урамнарында исереп егылучылар да, ватык шешәләр дә шактый калып, бу көннең бераз ямен ала, усал телләргә гаепләп сөйләр өчен җирлек булдыра.

1995 елда республика үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә. Чаралар дүрт мәйданда — Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында, Кабан күлендә, Үзәк стадион һәм ипподромда үтә. Ипподромда тамашачылар ат чабышы караса, Кабан күлендә бу вакытта катерлар һәм моторлы көймәләр узышында ярышалар. Хәтта Республиканың беренче президенты Минтимер Шәрипович та бу ярышта катнашмыйча калмый.

Галиаскәр Камал театры каршындагы мәйданда төрле ансамбльләр, Камал театры артислары, балалар оркестры һәм җырчылар халыкның күңелен ача. 

1996 елда Республика көнен уздыру өчен төп бәйрәм урыннарының берсе итеп Солтангалиев мәйданы сайлана. Бу көнне «Казан милли мәдәният үзәге» (хәзерге милли китапханә) каршында, инде 1988 елдан бирле буш торган стеллага дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 6 ел тулу уңаеннан «Хөррият» скульптурасы куела. Татар телендә «хөррият» сүзе «ирек» дигәнне генә түгел, «сәяси ирек алу» дигәнне аңлата. Скульптураның асылы — татар мифологиясендә ирекне символлаштыра торган кош-хатын-кызны чагылдыра. Ачылу тантанасы тәмамлангач, тамашачылар алдында Венера Ганеева, Альберт Асадуллин, Валерия җырлый. 

1996 елда Үзәк стадионда бер чара була. 1990 елның 30 августында туган утыз бала чакырыла (икесе килә алмый), аларга бүләкләргә тапшырыла.

2000 елда Казан шәһәрендә Италиядан кайтартылган өр-яңателевизион тапшыргыч файдалануга кертелә. 30 августта аның базасында ТРТ каналы эфирга чыга. Шулай итеп, бу көнне республиканың үз телевидиниесе барлыкка килә (элек төбәк телевидиниесе РТР Россия каналында эшли). Ике елдан ТРТ телеканалы базасында ТНВ каналы туа.

2000 елдагы салют үзенең озак дәвам итүе белән бәйрәм итүчеләрнең исендә кала: салют ярты сәгать диярлек дәвам итә. Хәтта аны карап бетерә дә алмыйча, кайтып китүчеләр була.

Илһам Шакиров, ат арбасында баручы Шүрәле, Сөембикә кабынуы

(2001-2004)

Яңа гасырга керү бәйрәмне үзгәртми. Ул шундый ук күңелле, җылы үтә. Республика көнен бәйрәм итү урыннары шәһәр эчендә ел саен күбәя бара, 2001 ел да искәрмә булмый. Бу елны алар рәтенә Тукай һәйкәле янындагы мәйдан кушыла. Бәйрәм өчен махсус ясалган сәхнәдә Илһам Шакиров җырлый, халык биюләре тәкъдим ителә, ә Тукай әкиятләренең геройлары Казан урамнары буйлап балаларны ат арбасында йөртә. Күңелле бәйрәм!

2002 елны Республика көнен бәйрәм итүгә Россия президенты Владимир Путин килә. Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда тантаналы чараларда катнаша һәмТатарстанның барлык халкын Республика көне белән котлый.

2003 елның 30 августында Сөембикә манарасында бәйрәмгә багышлап башкарылган эшнең нәтиҗәсен без бүген дә күрә алабыз. Нәкъ менә шушы көнне манараның эчендә яшел ут кабына. Тамашачылар өчен Казан ханлыгы вакытын хәтерләткән, театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.

Казанга — 1000, татар телендә сөйләшүче Путин, мең килограмлык чәкчәк

(2005-2010)

2005 елда Республика көнен бәйрәм итү, аеруча үзенчәлекле үтә. Нәкъ менә шушы елны Казан рәсми рәвештә «Меңьеллык шәһәр» исемен ала. Бәйрәм итү 24 августа башланып, бер атна буена сузыла. Шул ук елны 30 августны бәйрәм итүнең мәгънәсе генә түгел, исеме дә үзгәрә. «Суверенитет көне»н бәйрәм итү «Республика көне»нә үзгәртелеп, бүгенге көнгә хәтле рәсми рәвештә шундый исем белән йөртелә.

Бу истәлекле елда августның соңгы атнасы Казанда «көн саен нәрсәдер ачабыз» дигән девиз белән үтә: «Татар дәүләт гуманитар-педагогик университет», «Метрополитен», «Миллениум» күпере, «Казан» халыкара ат-спорт комплексы, «Эрмитаж» үзәге, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, «Татнефть-арена», Кол-Шәриф мәчете, Меңьеллык паркы… Ачылган объектларның күбесендә шәһәрнең меңьеллыгына багышланган тамаша уздырыла. Мәсәлән, «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Казанның меңьеллык тарихына чын экскурс ясыйлар. «Татнефть арена» да исә легендар «Scorpions» рок-төркеме чыгыш ясый.

Шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итү өчен төрле илләрдән зур кунаклар килә. Алар арасында Белорусия, Украина, Казахстан кебек илләрнең президентлары да була. Зур бәйрәмне Россия президенты Владимир Путин да читләтеп уза алмый. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантаналы кичәдә, ул Казанны бу истәлекле көн белән татар телендә котлый.

Истәлекле датаны чәкчәксез калдыру дөрес булмас иде. Шуңа күрә 20 кулинар, өч көн дәвамында мең килограмлык чәк-чәк әзерли. Аны әзерләү өчен 30 кг он, 160 кг йомырка (3650 данә), 2 кг тоз, 128 кг шикәр комы, 330 кг кайнатылган май һәм 400 кг бал кирәк булган. Мең килограмлык чәкчәк зурлыгы белән шунда ук рекордлар китабына керә.

Бәйрәм итү программасы киләсе елларда зур үзгәрешләр кичерми. Берничә елдан Татарстан районнары август аеның соңгы көннәрендә үз туган көннәрен үткәрә башлый. Ә Казанда исә 2005 елда башланган «ачылу атнасыннан» соң 30 август мөһим объектлар: яңартылган урамнар, парклар, биналар ачу гадәткә кереп кала.

Бүген күп кеше бәйрәмнең җылылыгы һәм масштаблылыгы югалды дип әйтә. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100