Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

31 декабрьне ни өчен ял көне итмиләр?

31 декабрьдәге эш көнен башка көнгә күчерү Россия Хезмәт кодексына каршы килә.

news_top_970_100
31 декабрьне ни өчен ял көне итмиләр?
https://pixabay.com

Россиядә 31 декабрь ял көне булмый. Әлеге сорауны Дәүләт думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов Telegram-каналында күтәргән иде.  Депутат Нилов 2020 елның 31 декабрен ял көне итеп билгеләргә тәкъдим итте. Шул хакта документны ул хөкүмәткә дә җибәргән булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Россия Хезмәт министрлыгы 31 декабрьне ял көне итеп булмавы хакында хәбәр итте. Бу турыда ведомство сайтында әйтелә. 

Министрлыкта аңлатканча, 31 декабрьдәге эш көнен башка эш көненә күчерү Россия Хезмәт кодексының 110нчы маддәсенә каршы килә. Закон буенча, атна саен бирелә торган өзлексез ял 42 сәгатьтән ким булмаска тиеш. 

Ведомствода искәрткәнчә, эш бирүчеләр Хезмәт кодексы нормаларын үтәргә тиеш.

«2020 елда 31 декабрьне ял көне итеп күчерүне көтәргә кирәкми», — дип аңлатканнар министрлыкта Ниловның соравына җавап итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100