Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«300 меңгә айфон алып, җүләрләнмә»: Ришат Төхвәтуллин хатынына онытылмаслык бүләк ясаган

news_top_970_100
«300 меңгә айфон алып, җүләрләнмә»: Ришат Төхвәтуллин хатынына онытылмаслык бүләк ясаган
Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Алия Карачуринаның туган көненә тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллин 301 розадан торган искиткеч букет бүләк иткән. Кып-кызыл розалар бәйләме күтәргән Алия кафеда да, өйгә кайтканда да, кыскасы, кич буе игътибар үзәгендә булган.

Менә дуслар, эт күңеле – бер сөяк, – дип көлгән Ришат, бәхетеннән балкып, 301 розаның төпләрен кисеп вазаларга утырту белән мәшгуль хатынын видеога төшереп. – Айфоннар кирәкми, 300 меңгә айфон алып, җүләрләнмә. Менә сезгә: 3 меңгә 301 роза бүләк итәсез дә, хатыныгыз шуны истә тотып, сезнең турыда айлар-еллар буе сөйләячәк, – дип, шаяртып, башкаларга да хәләл җефетләрен шулай сөендерергә киңәш иткән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Нишлэп 301 роза ул? Али
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100