Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

300 км/сәг тизлектә йөрүе белән мактанган эшмәкәр М-12 трассасында бәрелеп үлгән – видео

news_top_970_100
300 км/сәг тизлектә йөрүе белән мактанган эшмәкәр М-12 трассасында бәрелеп үлгән – видео

Мәскәү өлкәсендә, М-12 трассасында, 25 яшьлек Казан эшмәкәре һәлак булган. Аның номерлары багажнигында булган – күрәсең, штрафлардан качар өчен шулай эшләгән, дип яза «Татарстан 24».

Видеорегистраторга эләккән роликта аның, «Ауди» автомобилен куып узып китәр өчен, юл кагыйдәләрен бозып, тоташ сызык булган урында сул полосага чыкканы һәм йөк автомобиленең артына килеп бәрелгәне күренә. Ул тизлекне 2 тапкыр арттырган булган, дип фаразлана (200 км/сәг) тирәсе.

Моңа кадәр эшмәкәр егет социаль челтәрләрдә үзенең тиз йөргән видеоларын урнаштырып мактана торган булган. Шул роликларның берсендә аның сәгатенә 300 километр тизлектә йөрүе күренә. Ул 700ләп штраф җыйган булган, дип сөйли «Вести 24».

«Российская газета» язуынча, егет Станислав исемле. Аның хатыны Екатерина ире белән Мәскәүгә барырга тиеш булуын, әмма иң соңгы мизгелдә кире уйлавын әйткән. «Беркем дә фаҗига булыр дип уйламады, соңгы моментта гына барысы да үзгәрде», – дигән ул. Екатерина иренең күп штрафлары булуын кире каккан, йөк автомобиле йөртүчесе тоткарланган, дигән. Әмма RT каналы бу автомобиль йөртүчесенең 142 мең сумлык штрафлар җыйганын, шуларның 4,5 меңе түләнмәгәнен язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100