Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Польшада 35 яшьлек ир бер кызны 5 ел буе дуңгыз абзарында коллыкта тоткан

news_top_970_100
Польшада 35 яшьлек ир бер кызны 5 ел буе дуңгыз абзарында коллыкта тоткан

Польшадагы Гайки авылында булган хәл авыл халкын гына түгел, бөтен илне тетрәткән. 35 яшьлек Матеуш исемле ир (аның фамилиясен әлегә әйтмиләр) 5 ел буе авыл уртасындагы дуңгыз абзарында 30 яшьлек Малгожата исемле хатын-кызны кол итеп тоткан. Ул аны даими рәвештә көчләгән, кыйнаган, газаплаган, ашатмый интектергән һәм үзеннән туган баласын тартып алган. Бу хакта Польша басмалары язып чыкты. wiadomosci.onet.pl басмасы язуынча, Польшада «Европа берлегенә кергән, кеше хокуклары беренче урында булган илдә ничек бу хәл булырга мөмкин?» дигән зур бәхәсләр килеп чыккан.

Бу коллык турында 27 августта билгеле була. Матеуш хатын-кызны каты итеп кыйный, һәм аның иңбашы чыга. Ул аны хастаханәгә алып килә. Медикларга күрсәтер алдыннан, Матеуш Малгожатаны «эшкәртә» – каты итеп куркыта, дөресен сөйләмәскә куша. Хатын-кыз шулкадәр курыккан була, ул «егылдым» дип алдарга тырыша. Әмма табиблар кызның кыяфәтеннән бу сүзләрнең ялган булуын аңлый һәм полиция чакыра. Тәртип сакчылары килгәч тә, хатын-кызны бик озаклап үгетләгәч кенә дөресен ишетә ала.

Аның сөйләве буенча, күрше авылда яшәгән Малгожата 2019 елда танышулар сайтында Матеуш белән таныша. Ир аны авылына алып килеп, авыл уртасындагы дуңгыз абзарына ябып куя. Даими рәвештә көчли, шул исәптән, бозык формада да – кызның арт юлы ертылган була. Кыз «әйбәт секс» күрсәткән очракта аңа «бүләк» бирелә торган була – кайнар су. Шунысы гаҗәп – аны туган авылында якыннары эзләмәгән.

Сарайда электр уты да, бәдрәф тә, йокы урыны да, хәтта көн яктысы да булмый. 5 ел буена бу хатын-кыз кояш яктысын 2 генә тапкыр күрә: арт юлы ертылгач, Матеуш аны хастаханәгә алып барган. Ул чакта медиклар, ни сәбәпледер, полиция чакырмаган. Бераздан хатын-кыз бала таба, ир баланы балалар йортына ташлап китә.

Соңгы тапкыр каты итеп кыйнау сәбәбен Малгожата: «Мин аның сексуаль теләкләрен тормышка ашыра алмадым», – дип аңлаткан.

Гайки авылы башлыгы Эвелина Томяшлык Польшаның «Wirtualna Polska» басмасына сөйләве буенча, Матеушның йорты авылның уртасында булган. Авыл башлыгы ни булганын ишетмәү-белмәүне «безнең җир кишәрлекләре зур, без сирәк аралашабыз, элеккечә түгел шул» дип аңлаткан.

Матеушның авылдашлары «Super Express» басмасына бераз башкачарак сөйләгән. Алар нидәндер шикләнүләрен әйтәләр. Матеуш төнлә генә йөргән, ә көндез чыкса, балалар һәм яшь әниләрне күзәткән. Аннары ул никтер чокырлар казыган һәм аларны кире күмеп куя торган булган. Алар полициягә мөрәҗәгать итеп караган, әмма полиция: «Авыру кешене тынычлыкта калдырыгыз», – дию белән чикләнгән.

Матеуш беркайда да эшләмәгән, әти-әнисе белән бер йортта яшәгән. Алар да улларының дуңгыз абзарында ни булганы белән кызыксынмаган. Уллары дуңгыз абзарына ачкычны бирмәү белән килешеп яшәгәннәр. Матеуш инвалид әтисе җилкәсендә яшәгән. Ә әнисе исә әле дә: «Минем улым әйбәт, беркемгә дә зыяны тимәс», – ди икән. «Безгә моңа ышануы кыен. Ул кемгәдер зыян китерә торган кешегә охшамаган. Ул әйбәт егет», – дигән ана.

Малгожатаны урлаганчы, Матеуш өенә кызлар алып кайта торган булган. Аннары аларны үз бүлмәсенә алып кереп китә торган булган. Әнисе «өйне фахешханәгә әйләндердең» дип ачуланган, улына тавышланмаска кушкан. Күрәсең, Матеуш «әнисен борчымый торган» вариант уйлап тапкан… Шул вакытта, танышу теләге белән, аңа Малгожата яза…

Польша законнары буенча бу ирне 25 елга төрмәгә ябарга мөмкиннәр.

Бу хәлләргә охшаш вакыйга 2008 елда Австриядә булды. 1984 елда Йозеф Фритцль үзенең кызы – 11 яшьлек Элизабетны үз йортындагы бункерга ябып куя һәм шунда яшәтә. Ул аны даими рәвештә көчли, балаларының кайберләре подвалда аның белән бергә яши, кайберләрен ул, Элизабеттан хат яздырып, үзләренең йорты янына куеп китә. Бу очракта да Йозеф турында медиклар белә – Элизабетның олы кызы Керстин авыргач, аны хастаханәгә алып киләләр һәм шунда барысы да ачыклана. Йозефны гомерлеккә иректән мәхрүм итәләр. Бу хакта «Девушка в подвале» дип аталган фильм да төшерелә.

Шуңа да Польша басмалары Матеушны «Польша Фритцле» дип язалар.

2019 елда Мәскәүдә бер ир-атның нәни малайны 10 ел буена көчләп, коллыкта тотканы билгеле булган иде.

Садистның әнисе бу хәлләргә ышана алмавын әйткән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 сентябрь 2024
    Исемсез
    Бу кызнын нишлэп якыннары эзлэмэгэнен язмаганнар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100