30 яшьлек хатын үги улын җиде ай буе кыйнап яшәгән
Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз өч ай дәвамында - сентябрьдән ноябрьгә кадәр, иренең беренче никахыннан туган малаен кыйнап яшәгән.
![30 яшьлек хатын үги улын җиде ай буе кыйнап яшәгән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/12/ff6ea1ec20472498abbf1bc1298ec36f3b549304a6345cf061fa94d2a9f0.jpg)
Хәзерге вакытта малай приютта. Баланың әтисе вахта белән йөреп Себердә эшләгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ведомствода җинаять эше ачылган. Үги ана РФ ҖК ның 117 маддәсе ( балигъ булмаган балага карата җәбер-золым кылу) буенча гаепләнә.
Хәзерге вакытта, кылынган җинаятьнең сәбәпләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре, оператив-эзләү чаралары башкарыла. Гаепләнүчедән һәм җинаять эше шаһитләреннән сорау алу планлаштырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.