30 яшьлек хатын өч яшьлек улын үтергән һәм тәрәзәдән сикергән
Үләр алдыннан хатын хат язып калдырган.
28 февральдә Краснодар шәһәрендәге Невкипелый урамындагы йортта яшәүче 30 яшьлек хатын һәм аның өч яшьлек баласы мәетләре табыла. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар төбәге буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көндез күп катлы йорт янында ятучы
Мәрхүмәнең фатирын тикшергәндә өч яшьлек бала мәете табыла. Анда асфиксия — буып үтерү билгеләре була. Үләр алдыннан бу хатын хат язып калдыра. Ул үз баласын үтерүен, үз-үзенә кул салуын әйтә.
Россия Тикшерү комитетының Краснодар төбәге буенча идарәсе тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләре ачыклый. "Нәни баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Краснодарда һәлак булган Ксения исемле хатынның туганы Чиләбедә яши икән. «Комсомольская правда — Кубань» басмасы мәрхүмәне туганына шалтыраткан. Ул Ксениянең Краснодарга күченгәнен КП хәбәрчесеннән генә белеп алган.
«Булмас. Мөмкин түгел бу — сеңлем Чиләбедә яши», — дигән Анастасия исемле хатын. «Без аның белән бөтенләй аралашмыйбыз. Шуңа күрә мин аның күченүе турында ишетмәдем», — дигән ул.