
30 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил була. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, урыны белән -8˚ салкын, көндез +8..+13˚ градус.
Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Кышка сарымсак утыртырга була. Берьеллык чәчәкләр утыртырга мөмкин. Җимеш бирә торган агач-куаклар утыртырга, чыбыкчалар әзерләргә була.