news_header_bot
Язманы тыңлагыз

30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

30 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр яварга, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми диярлек.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан җил фаразлана, аның тизлеге секундына 6-11 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +8..+13 булачак.

Үсүче ай. Ай Укчы йолдызлыгында.

Кура җиләге куакларын җиргә кадәр бөгеп куярга. Уңыш бирми торган һәм авыру агачларны һәм куакларны казып алырга, яз утырту өчен чокырлар әзерләргә. Җиләк куакларын корткычларга каршы эшкәртергә. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәсен агартырга, агачлар төбенә черемә салырга. Күпьеллык чәчәкләрне кисәргә. Саклау өчен уңышны җыеп алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар