30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем юк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез һава температурасы +15..+20 градус була.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Тулы айдан соң үсемлекләрне «тынычлык»та калдырырга кирәк. Яшелчәләрне тозлау, киптерү, катырып кую өчен уңышлы көн санала.