Татарстанда ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр Россия Социаль фондыннан еллык түләү ала – керемнәргә түләнгән салымнарның бер өлешен кире кайтара ала. Яңа ярдәм чарасы 2026 елдан гамәлгә керә, әмма 2025 елгы керемнәр өчен гаризаны быел ук – 30 сентябрьгә хәтле тапшырырга кирәк. Түләү җан башына уртача керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумынннан артмаган эшләүче ата-аналарга каралган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Түләүгә хокукны исәпләү авыр түгел: гаиләнең бөтен керемнәрен кушарга һәм 12гә һәм гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр килеп чыккан сумма төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан азрак икән – гариза тапшырырга була. Иң мөһиме 30 сентябрьгә хәтле өлгерергә кирәк», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчеме Эдуард Вафин.
Гаилә түләве кемнәргә каралган
Аңа 18 яшькә кадәр (яки, бала көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) дәгъва итә ала. Мәҗбүри шартлар:
Гариза бирүче һәм балалар – Россия гражданнары, илдә даими яшәргә, рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм НДФЛ түләүче булырга тиеш, алиментлар буенча бурычлар булмаска, гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаска, милек критерийлары (торакны, транспортны бәяләү) үтәлгән булырга тиеш.
Түләү үзмәшгульләргә һәм махсус режимдагы шәхси эшмәкәрләргә бирелми.
Түләү шартларына эләгүегезне ничек аңларга
Җан башына уртача керем түбәндәге формула буенча исәпләнә:
(Гаиләдәге бөтен кешенең еллык кереме ÷ 12) ÷ гаиләдәге кешеләр саны
Мисал: Татарстанда дүрт кешелек гаилә. 2025 елда төбәктә яшәү минимумы 15 073 сум булды. Әти дә әни дә ай саен 32 000 сум акча алган, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләдәге бөтен кешенең кереме 768 000 сум (32 000+32 000) × 12. Формуланы кулланып, исәплибез: (768 000 ÷ 12) ÷ 4. Димәк, җан башына уртача керем 16 000 сум килеп чыга. 1,5 яшәү минимумы – 22 609,50 сум. Керем моннан түбәнрәк – димәк, түләү каралган.
4 кешелек гаилә өчен түләү хокукы бирә торган максималь еллык керем 1 085 256 сум тәшкил итә, ә әти-әнинең һәркайсының хезмәт хакы аена 45 219 сумнан артмаска тиеш.
Күпме акчаны кире кайтаралар
Ел дәвамында хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотылып кала. Ел йомгаклары буенча салым 6% ставка буенча исәпләнә, килеп чыккан аерманы гаиләгә кире кайтаралар.
Шул ук мисалда: ел буена әтидән һәм әнидән 49 920 сум салым тотылып калган була. 6% ставка буенча исәпләгәндә сумма 23 040 сум булыр иде. Аерма – 26 880 сум. Бу акчаны эшләүче әтигә дә, әнигә дә кайтарып була.
Кайсы керемнәр исәпләнә, ә кайсылары исәпләнми
Исәпләнә:
Хезмәт хакы, премияләр, отпуск, больничный түләүләре: кертемнәр һәм инвестицияләрдән табыш, арендага бирелгән милектән кергән керем, пенсияләр һәм стипендияләр.
Исәпләнми:
Социаль контракт буенча түләүләр; дәүләттән матди ярдәм (мәсәлән, бала тугач бирелә торган); гуманитар ярдәм программалары буенча алынган суммалар.
Гариза тапшырганда нәрсәгә игътибар итәргә
Социаль фонд белгечләре кайбер типик хәлләрне дә атады. Болар аркасында гариза бирүчеләргә баш тартырга мөмкиннәр:
Гаилә кеременә хезмәт хакы гына түгел, ә премияләрне, отпуск һәм больничный түләүләрен, шулай ук кертемнәрдән һәм арендага бирелгән милектән кергән табышны да кушалар; исәп-хисап ясаганда барлык балаларны, шул исәптән көндезге бүлектә укыган, әмма гаилә кормаган 23 яшькә кадәрге балигъ булганнарны да исәпкә алалар; мөлкәт цензы: гаиләнең бердән артык йорты, фатиры, автомобиле булырга тиеш түгел (искәрмәләр – күпбалалылар һәм инвалидлы гаиләләр); әгәр ата-ана кирәкле ел өчен 3-НДФЛ салым декларациясен тапшырмаса, түләүне билгеләмәячәкләр – хәтта башка барлык шартларны үтәгәндә дә.
«Иң яхшысы – барлык документларны алдан ук тикшерү, әгәр шикләнәсез икән клиент хезмәтенә консультация сорап мөрәҗәгать итәргә була. Бу вакытны да нерваларны да экономияли», – дип киңәш итәләр Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсендә.
Гаризаларны 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр кабул итәләр. Гаризаны «Госуслуги» порталында яки теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә тапшырып була.