Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«30 минут эленеп торды». Коляска белән лифтка керүче хатын башы белән аска таба кысылган

news_top_970_100
«30 минут эленеп торды». Коляска белән лифтка керүче хатын башы белән аска таба кысылган
Фото: © «Татар-информ»

Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче хатын лифтта кысылып калган. Коляска лифтка башы белән аска таба кысылып калган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

«Якынча белешмә буенча, вакыйга күп фатирлы йортларның берсендә була. Хатын-кыз пассажир лифтына утырган чакта, ул ишекләре ачык килеш хәрәкәт итә башлый», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерүчеләр әйткәнчә, хатын-кыз лифт кабинасы һәм ишек өстендәге стена арасына кысылып кала. Хатын-кыз җитди имгәнә, аны хастаханәгә салалар. Коляскадагы балага зыян килмәгән.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, хатын-кыз балалы колясканы лифт кабинасына кертә, үзе дә керә башлый, шул чакта лифт кисәк кенә хәрәкәт итә. Горелых сүзләренчә, хатын-кыз башы аска караган килеш 30 минут чамасы эленеп торган, аннары гына аны биредә яшәүчеләр күреп алган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100