30 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +7..+12˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Бу көнне агач-куакларның ботакларын кисәргә, гөлләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Минераль ашламалар сибәргә була. Рассада өчен берьеллык чәчәк (кашкарый, бәрхет гөл, дәлия, петуния, цинния) орлыклары сибәргә мөмкин.