30 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көнчыгыш районнарда -6..-11˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Кимүче ай. Ай Укчы йолдызлыгында.
Рассаданы ашларга, аерып утыртырга була. Агач-куакларга форма биреп, ботакларын кисәргә була.