30 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.
Рассада өчен орлыклар чәчү өчен уңышсыз вакыт. Кар тизрәк эресен өчен түтәлләргә көл сибәргәз, пленка капларга кирәк. Агач, куакларга форма биреп ботакларын кисәргә була.