30 мартта Татарстанда болытлы, аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез урыны белән буран булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Көндез 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.
30 март.
Кимүче ай. Ай сукояр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү.
Чәчәк түтәле
Утырту һәм орлык чәчү өчен уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны сезонга әзерләү. Шытымнарны сирәкләү, органик ашламалар кертү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Утырту өчен бик уңышсыз чор. Агач һәм куакларга форма биреп ботакларын кисү. Крыжовник һәм карлыган куакларына кайнар су бөркергә кирәк (65 градуска кадәр).