30 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. Төньяк-көнчыгыштан көчле җил; көндез җил тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +23..+28˚, көнчыгыш районнарда +32˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Кабак, ташкабак, кыяр орлыкларын суда бүрттереп, ачык туфракка утыртырга була. Җиләк куаклары утырту өчен яхшы вакыт. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә була.