Блогер Рәмис Гыйльметдинов үзенең 35 яшьлек юбилеен өйдә, иң якын кешеләре белән генә үткәреп җибәргән. Блогер туган көнен уздырырга бөтенләй дә яратмый икән. Туган көнне яратмаган кеше буламы инде, диярсез. Була икән. Моның сәбәпләре турында блогер үзенең сәхифәсендә сөйли.
«Нигә туган көнеңне гади генә итеп өйдә уздырасың?» – дип сораучылар бар. «Нигә кафеда күп итеп кеше җыеп, җырлап, гөрләшеп үткәрмәдегез? Юбилей бер генә бит ул», – дисез. Мин бервакыт елаплар беттем һәм моңа кире кайтасы килми. Бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк иде.
Миңа 27 яшь туларга тиеш иде. Минем бәйрәмемне зурлап уздырасым килде. 30га якын дустымны чакырдым. Дуслар күп иде ул вакытта. «Без бергә. Без дуслар», – дип йөргәннәрне чакырдым. Барысы да, киләбез, диделәр. 30га якын кешегә база арендаладым, ризыклар алдым. Супер яшьләрчә, шәп итеп уздырасым килде. Барысының да исләрендә калырлык итәргә җыендым. Күп итеп акча да җыеп куйган идем. Туган көн килеп җиткәч, берсе дә килмәде. Берсе дә! Барысының да кисәк кенә ниндидер эшләре килеп чыккан, берсенең – бер, икенчесенең икенче проблема. Берсе каядыр киткән. 30 кешедән бер дустым Айдар гына килде. Ул да: «Рәмис, мин эштә булам, килә алмам», – дигән иде. Әмма эшләрен бетереп, килеп җитте. Аның белән 30 кешелек пиццаларны ашап, таралыштык.
Бу хәлдән соң башка бер генә уй килде: «Неужели мин шундый начар кеше инде…»
Шуңа мин бәйрәмнәрне артык яратмыйм.
Хатын белән гендер-пати үткәргәндә дә 30 кеше чакырып, 15 кенә кеше килгән иде. Шуңа кәефемне төшерәсем килми. Хәзер дуслар да күп, булышырга да килеп җитәләр. Әмма бер «янгач», теләк юк», – дип сөйләде тормышындагы вакыйга турында Рәмис.