
30 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез бераз яңгыр һәм урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус була.
Үсүче ай. Кыз йолдызлыгында.
Бу көнне ашлама кертергә ярамый. Агачларның тамыр җибәргән яшь үсентеләрен утырту өчен уңайлы вакыт санала. Ике еллык чәчәкләрне утырту, декоратив үсемлекләрне һәм яз чәчәк аткан күпьеллыкларны бүлеп утырту өчен уңышлы вакыт булып тора. Дару үләннәрен утыртырга һәм күчерергә, газон чәчәргә була. Түтәлләрне йомшартырга, чүпләрен утарга һәм сугарырга, балкон һәм бүлмә гөлләрен күчерергә мөмкин. Җыеп алынган уңышны вакытында эшкәртү зарур.