
30 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Коры ашламалар сибәргә, туфракны йомшартырга була. Бакча җиләген мыекларын тамырландырырга мөмкин. Дару үләннәрне, бүлмә гөлләре утыртырга, күчереп утыртырга ярый.