30 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Көнбатыш районнарда урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +24..+29˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.
Үсемлекләргә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Үсемлекләрне сугару, тамырларына ашламалар сибү өчен уңай көн түгел. Бу вакытта җыелган дару үләннәренең файдалы үзлекләре югары була.