30 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак, иртән һәм көндез көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән буран була. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре.