«30 градуслы эсселек кайтырга мөмкин»: Татарстанда әбиләр чуагы кайчан көтелә
Июль аенда аномаль эсселек булса, августта татарстанлылар җылы көннәрне сагынырга өлгерде. Яңгырлар кайчан туктар? Җәйге җылы көннәр кайчан әйләнеп кайтыр? Көзен һава торышы нинди булыр? Казанга әбиләр чуагы килерме?
«Август башында көзгә репетиция булды»
Җәйнең өченче ае Татарстанда яшәүчеләрне якты, аяз һәм җылы көннәре белән бик сирәк сөендерә, ә явым-төшем нормасы арттырып үтәлде. Болытлы күк йөзе, салкынча һава, көчле җил, яңгырлар һәм яшеннәр, ә кайчак боз – болар барысы да хәзерге вакытта республикада күзәтелгән циклон «эше».
«Киң циклон Россиянең Европа территориясенең зур өлешен колачлады. Татарстан бу циклонның үзәк өлешенә эләкте. Вакыт-вакыт яңгырлар һәм яшеннәр күзәтелә», – дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Бу атнада да төбәктәге һава торышы сизелерлек үзгәрми: вакыт-вакыт яңгырлар ява, төньяк-көнбатыш һава агымнары сәбәпле температура фоны дә түбән.
«17 августка кадәр республика территориясендә яңгырлы һава торышы саклана, әмма явым-төшемнәр кимиячәк, көчле яңгырлар көтелми. Шулай ук төньяк-көнбатыш җиле сакланачак», – ди синоптиклар.
Мондый болытлы һава торышы күбрәк сентябрьне хәтерләтә. «Август башында көзнең репетициясе булды», – дип саный Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
«Дагыстанда җил түбәләрне алып аткан, машиналар пычрак ташкыннарда йөзә, ә бездә – салкыннар гына»
Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразы буенча, августта һава температурасы нормадан түбән, ә явым-төшем норма чикләрендә булырга тиеш иде. Бу фараз әлегә яртылаш кына тормышка ашты.
«КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, августның 13 көнендә генә дә Казанда 55 мм-дан артык явым-төшем яуган, бу инде – айлык норма. Ай яңгырлы булды, ә ул бит әле тәмамланмаган», – ди Юрий Переведенцев.
Татарстан башкаласында август аенда уртача температура норма буенча 18 градус тәшкил итә. Димәк, уртача тәүлеклек температура нормадан якынча 3 градуска түбәнрәк.
«Беренче декадада температура норма чикләрендә булды, ә икенче декадада – 2 градуска түбәнрәк. Һава торышы хәзер Төньяк атлантика циклоны белән билгеләнә, без аның тыл өлешендә торабыз, шуңа күрә салкын», – дип өстәде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Татарстандагы һава торышы, Россиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда, әлләни күңелсезләнерлек түгел. Мисал өчен, Дагыстанда атна башында яуган көчле яңгырлар таулы районнарда көчле ташкыннарга сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, берничә торак пункт транспорт элемтәсеннән тулысынча өзелгән.
«Дагыстанда җил йортларның түбәләрен алып аткан, машиналар пычрак ташкыннарында йөзә. Менә бу – чыннан да күңелсез һава торышы, ә бездә – салкыннар гына», – ди Переведенцев.
«Җәй уртасында Казанда бөтен урамның ап-ак булуын беркайчан да күргәнем юк иде»
Агымдагы җәй ничек истә калыр? Җылы һәм салкын дулкыннары, температура рекордлары һәм июльдәге озакка сузылган корылыгы, шулай ук төрле катаклизмнар – шкваллар, өермә һәм эре бозлары белән. Бөтен июль диярлек коры булды, төбәктә тотрыклы антициклон торды, ләкин ай ахырында вазгыять тамырдан үзгәрде.
«Җәй уртасында киң антициклон Россиянең бөтен Европа территориясен колачлады, илнең көньягында әлегә кадәр югары температуралар тора. Мондый һава торышы бездә 1 ай чамасы хакимлек итте – июнь ахырыннан ук эссе иде», – дип искә төшерде Юрий Переведенцев.
Әмма озакка сузылган корылыктан соң июльнең соңгы 2-3 көнендә озакка сузылган яңгырлар аркасында айлык явым-төшем нормасы арттырып үтәлде. 1 ай эчендә барлыгы 79 мм яуган, шул ук вакытта 60 мм тирәсе – айның соңгы 2 көнендә.
КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, Казанда июль аенда уртача температура 22,4 градус тәшкил иткән, бу – климат нормасыннан 1,2 градуска югарырак. Татарстан Гидрометеоүзәге Казанда 2 эсселек рекордын теркәде: 5 июльдә +35,2 градус һәм 6 июльдә +36 градус.
Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, озакка сузылган эсселек кешеләрнең хәленә начар йогынты ясый. Моннан тыш, бу җәйдә магнит давыллары да булды. Тагын июль азагында Казанда эре боз, яңгыр яуды, һәм көчле җил чыкты, күк күкрәп, яшеннәр яшьнәде.
«Атмосфера фронты узганда көндезге сәгатьләрдә шәһәр үзәгендә көчле яңгыр һәм боз яуды. Шәһәр үзәген кар каплаган кебек иде. Җәй уртасында Казанда бөтен урамның агаруын минем беркайчан да күргәнем юк иде. Чаллы һәм Түбән Кама районнарында зур күңелсезлекләр булды: өермә узды, көчле җил өермәләре йортларның түбәләрен алып атты», – дип искә төшерде Переведенцев.
«Эсселек августның икенче яртысында кире кайта»
Безнең төбәккә җәйге җылы көннәр кайчан кайтачак? Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, шимбәдән башлап бераз җылытачак.
«Безнең төбәккә көнбатыштан антициклоннар килеп җитәчәк. 19-20 августта Казанда көндезге сәгатьләрдә +23... +24 градус булачак. Бу – җылы, уңайлы һава торышы. Җәйге җылы киләсе атна башында Татарстанга кайтачак, дип өметләнәбез», – диде ул.
Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 18 градус тирәсендә булырга тиеш, әмма ул нормадан 3 градуска түбәнрәк. Киләсе атна башында һава торышы климатик нормага кайтачак, ә аерым көннәрдә уртача тәүлеклек температура 1-2 градуска югарырак та булачак.
Моннан тыш, Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, сентябрьдә безнең төбәктә һава торышы эссе булырга вәгъдә итә.
«Әгәр безгә нинди дә булса Азор антициклоны килсә, сентябрьдә 30 градуска кадәр эсселек булырга мөмкин. Һава торышы дулкын-дулкын булып килә: майның яртысы салкын булып, кыраулар төште. Аннары эсселек килде, ә аннары августның беренче яртысында чираттагы суыту дулкыны килде. Әгәр дә мондый тенденция сакланса, яңа җылылык дулкыны сентябрьнең беренче яртысына да сузылырга мөмкин», – дип саный Казан метеорологы.
Ә тагын һәр көз без әбиләр чуагын көтәбез. Бу – яңгырларга һәм салкыннарга алмашка кояшлы, җылы һава килү күренеше. Ягъни, циклоннан соң антициклон килә. Шул ук вакытта көндезге температура 20 градуска кадәр һәм хәтта югарырак та күтәрелергә мөмкин. Гадәттә әбиләр чуагы сентябрь уртасында килә һәм берничә тәүлектән берничә атнага кадәр дәвам итә.
КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, сентябрьдә Казанда уртача айлык температура 12 градуска якын, ә явым-төшем нормасы 50 мм.
«Татар-информ»нан тәрҗемә.