30 градус эсседән соң Европа илләрен кар баскан - видео
Бер көн эчендә һава алмашып, курорт шәһәрләрендә ярты метр чамасы биеклектә кар яуган.
27 августта Европа кешеләре җәй белән хушлашкан. 30 градуслы эсселек бер көн эчендә кышкы салкыннар белән алмашынган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Италия, Германия, Австрия тауларында ярты метр чамасы кар яуган. Курорт шәһәрләрен кар баскан.
Биредә яшәүчеләр мондый хәлнең әлегәчә булганын хәтерләми. Кар әле эрергә җыенмый. Түбән урыннарда хәзер минус 4 градус, диелгән әлеге хәбәрдә.