Быел июньдә Сургутта Әниләр һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча округ клиник үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз беренче баласын дөньяга китерде. Медицина учреждениесе белдерүенчә, бу мизгелне ул 30 ел буе көткән. Бу турыда https://ugra-news.ru яза.
– Әни булу юлы бик озын һәм авыр булды: ЭКО процедурасы, авырлы булуның беренче триместрында төшү куркынычы сәбәпле, 2 нче патология бүлегендә дәвалану. Авырлы вакытның калган өлешен ул тәҗрибәле акушер-гинеколог Ирина Лепихина күзәтүендә үткәрде, – дип хәбәр итте Сургут округ клиник үзәгенең президенты Лариса Белоцерковцева үзенең Telegram-каналында.
Табибларның һөнәри осталыгы һәм әни булырга зур теләк нәтиҗәсендә барысы да уңышлы тәмамланган. Бала йөклелекнең 37 атнасында кесарев кисеме ясап дөньяга килә. Ул 3000 грамм авырлыкта, 50 см буйлы, Апгар шкаласы буенча 8-9 балл алган сау-сәламәт малай туа, диелә хәбәрдә.