Кытайда табиблар пациентның ашказаныннан зажигалка – тәмәке кабызгыч алган. Ир-ат аны 30 ел элек йоткан. Ул исерек хәлдә дусты белән бәхәсләшкән һәм тәмәке кабызгыч йота алуын күрсәткән. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Пациент тәмәке кабызгычны 1990 еллар башында исерек хәлдә дусты белән бәхәсләшкәндә йотуы турында сөйләгән. Ир-ат аны, организмнан табигый юл белән чыгар, дип уйлаган, ләкин чит әйбер 30 елдан артык аның ашказанында йөргән.
Хастаханә хезмәткәрләре сөйләгәнчә, пациентның ашказанындагы әйберне алу процедурасы 20 минут чамасы дәвам иткән. Табиблар тәмәке кабызгычны кыскычлар ярдәмендә пациентның авызы аша тартып чыгарган. Белгечләр әйтүенчә, якынча 7 сантиметр озынлыктагы предметның тышы таркала торган кара кунык белән капланган булган.
Табиблар фикеренчә, ир-ат җиңел котылган. Тәмәке кабызгычларда тиз кабынып китә торган газ бар, ул агып чыккан яки ашказаны согы белән реакциягә кергән очракта, эчке органнарда тишекләр барлыкка килергә мөмкин. Бу – кешенең сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч, диелә хәбәрдә.